17 июньдә Сарман аграр көллияте базасында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы узачак. Утырышта катнашучылар, ресурс үзәкләре җитәкчеләре, көллият һәм техникум директорлары заманча хезмәт базары шартларында һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачак.