Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләренә яңа комплекслы спорт мәктәбен тәкъдим иттеләр. Очрашуда Идел буе университетының административ эш һәм социаль үсеш буенча проректоры Наталья Гречанникова һәм Казан мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева катнашты.
Комплекслы спорт мәктәбе – Казанда федераль буйсынудагы беренче балалар спорт мәктәбе, ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектлары базасында оештырылган.
Инде сентябрь аеннан башлап Казан балалары Яңа шартларда спорт белән шөгыльләнә алачак. Алар 9 юнәлешнең берсен сайлап ала алачак: акробатик рок-н-ролл, керлинг, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы, спорт гимнастикасы, футбол, хоккей, бадминтон. Хәзер ата-аналардан гаризалар кабул ителә.
Мәктәптә тренировка процессына фәнни якын килү оештырылачак. Балалар өчен спорт-сәламәтләндерү программасын төзү белән университетның әйдәп баручы белгечләре шөгыльләнә, ә медик-биологик тәэмин итү программасы балаларны карауны һәм спорт медицинасы буенча табиб консультациясен үз эченә ала. Тренировкалар процессын медицина белән тәэмин итү яшь спортчы организмының функциональ торышын өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Медик-биологик тәэмин итү программасы 10 айга исәпләнгән һәм процедуралар комплексыннан тора.
Бу, 4 яшьтән башлап, яшь спортчының барлык медицина белешмәләре теркәлгән сәламәтлек паспорты булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мәктәп Идел буе университетының спорт объектларында урнашачак. Спортчыларның шөгыльләнү урыны Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге, «Зилант» боз сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге һәм Су спорт төрләре сарае булачак.