«Россия икътисадын квалификацияле кадрлар белән ничек тәэмин итәргә?» Бүген Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында панель дискуссиясе узды

2022 елның 17 июне, җомга

2022 елның 16 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумының юбилей мәйданчыгында «Россия икътисадын квалификацияле кадрлар белән ничек тәэмин итәргә?» дигән темага панель дискуссиясе узды.

«Квалификация чокыры» – хезмәткәрләрнең күнекмәләре һәм компетенцияләре бизнес таләпләренә туры килмәве мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә бара. Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген мәктәп укучыларының 60% тан артыгы урта һөнәри белем сайлый. Дискуссиядә катнашучылар агымдагы проблеманы хәл итү өчен дәүләт һәм бизнес катнаша торган чаралар турында фикер алыштылар.

"«Профессионалитет» проекты ярдәмендә без көллият студентларын эшче һөнәрләр буенча укыту юлларын яңартабыз. Белгечләрне әзерләү системасын төзибез, ул иртәгәсе көн таләпләренә җавап бирер дип көтелә. Бер яктан, ул илебез икътисадының өстенлекле тармакларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Икенче яктан – нәтиҗәле механизм эшли башлаячак, ул яшьләргә заманча күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта көллиятне тәмамлаучылар кызыклы, гарантияле эш алачак. Икътисадның тулы бер тармаклары булган төбәкләрдә үсеш өчен яңа стимул барлыкка киләчәк. Ә көллиятләр – «Профессионалитет» проектында катнашучы көллиятләр импортны алыштыруның чын кадрлар үзәге булачак", – диде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International