Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше («Сөйләм» бүлеге) 16 һәм 17 июньдә штат режимында узды.
Чит телләр буенча БДИ инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләре буенча үткәрелә. Инглиз теле буенча БДИның телдән өлешен тапшыру өчен 98 меңгә якын кеше гариза биргән, бу язма имтиханда катнашучылар санына туры килә. Башка чит телләр буенча имтиханда катнашучылар саны шулай ук БДИның язма өлешен тапшыручылар саны дәрәҗәсендә тора.
Телдән тапшыру процедурасы автоматлаштырылган, имтихан компьютер артында аудиогарнитура кулланып узды. Төбәкләрдә имтиханнар барышын җәмәгать күзәтүчеләре һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре тикшереп торды. Аны үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан чыгарылучылар булмады.
Чит тел буенча БДИга билгеләнгән минималь балл 22 балл тәшкил итә. Имтиханның язма һәм телдән өлеше тулаем бәяләнә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 4 июльдән дә соңга калмыйча алачак.
БДИның төп чорында катнашучыларга информатика һәм ИКТ буенча бер имтихан тапшырасы калды, ул 20 һәм 21 июньдә узачак. Аннан соң БДИ расписаниесендә барлык фәннәр буенча имтихан тапшыру өчен резерв көннәр каралган.