Дүшәмбе, 20 июньдә, Россия вузларында кабул итү кампаниясе старт ала. Яңа уку елында бюджет бүлекләренә 588 меңнән артык кеше дәгъва итә ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11,5 меңгә күбрәк.
2022 елда иң күп бюджет урыннары инженер һәм техник белгечлекләргә (шул исәптән мәгълүмати технологияләргә) бүлеп бирелгән. Шулай ук педагогика, медицина һәм авыл хуҗалыгы юнәлешләре үзләренең популярлыгын югалтмый. Шулай итеп, булачак инженерларга 251 меңнән артык урын бүлеп бирелгән,педагогик юнәлешкә - 75 меңнән артык, булачак медикларга - 53 меңнән артык урын.
2022 елда гражданнарны кабул итү календаре:
20 июнь - документларны кабул итү башлана
20 июльдән дә соңга калмыйча - өстәмә керү сынаулары булган югары уку йортларында документлар кабул итүне тәмамлый
25 июль - өстәмә керү сынаулары булмаган югары уку йортларында документлар кабул итүне тәмамлау
27 июль - югары уку йортлары сайтларында һәм кабул итү комиссияләре стендларында конкурс исемлекләрен бастырып чыгару
28 июль - олимпиадалардан, ташламалардан һәм квотадан (өстенлекле керү) керүчеләрдән гаризалар кабул итү тәмамлана
30 июль - өстенлекле кабул итү турында приказлар чыгару
3 август - төп кабул итүгә ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана
9 август - төп кабул итү турында приказлар чыгару