Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары информатика һәм ИКТ буенча соңгы БДИ тапшыралар

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

2022 елның 20 июнендә компьютер формасында «Информатика һәм ИКТ» фәне буенча бердәм дәүләт имтиханы (КЕГЭ) үткәрелә.

Имтихан үткәрү өчен 65 пункт оештырылган, шуларның 3-се өйдә.

Имтихан үткәрү пункты эшендә 2214 педагогик хезмәткәр катнаша. Шуларның 752 аудиториясендә онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Барлыгы 1929 катнашучы гариза биргән.

Имтихан 10 сәгатьтә башлана, озынлыгы 3 сәгать 55 минут.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен БДИ вакыты 1,5 сәгатькә арта.

БДИ нәтиҗәләре 2022 елның 4 июленнән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

БДИның минималь бусагасы 40 балл тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International