Аның кысаларында Авыр тормыш хәлендә калган чыгарылыш сыйныф укучылары өстәмә белем алачак һәм югары яки махсус урта уку йортларына укырга керергә әзерләнәчәк.
Проектның максаты – авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен мөмкинлекләр булдыру, мәктәп программасы курсларында өстәмә белем алу, өлгерешне арттыру һәм чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыру.
Укучылар белән дәресләргә репетитор-волонтерлар – 2 нче курс һәм югарырак курс студентлары, шулай ук югары уку йортлары хезмәткәрләре җәлеп ителә. Проект кысаларында оештыручылар репетиторларның квалификациясен күтәрү, тәрбияләнүчеләрне чыгарылыш имтиханнарына уңышлы әзерләү өчен тренинглар һәм семинарлар үткәрә. 2022 елның 10 сентябренә кадәр «Мәктәп дусты» социаль проекты репетитор-волонтерлар командасына туплау бара.
Тулырак мәгълүматны сайтта алырга мөмкин roscongress.org
Катнашу мәсьәләләре буенча контактлы зат – проектның кураторы Илья Гулидин, Тел.: +7 (931) 247-17-11, электрон почта адресы: schoolfriend@roscongress.org