20 июньдә Россия Федерациясенең 42 төбәгендә «Профессионалитет» федераль проектының кабул итү кампаниясенең Бердәм старт көне уза. Анда 2022 елда конкурс сайлап алуны узган 250 дән артык мәгариф оешмасы, шулай ук 200 партнер-предприятие катнаша. Проектның географиясе Россиянең барлык федераль округларын колачлый.
Студентлар туплау сәнәгатьнең сигез тармагы: машина төзелеше, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы сәнәгате, тимер юл, атом, химия, фармацевтика һәм металлургия тармаклары белән бәйле юнәлешләр буенча алып барыла.
Белгечләрне әзерләү белем бирү-җитештерү үзәкләре (кластерлар) базасында башкарылачак. Инде 1 сентябрьдән Россиянең 42 төбәгендә 70 кластерда белгечләр әзерләү башланачак. 2022 елда «Профессионалитет» программасы буенча белем алучы студентлар саны 150 мең кешегә җитәчәк.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Профессионалитет» проектын популярлаштыруга ярдәм итүче 42 төбәк программасын раслады. 6-11 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар «Профессионалитет» программалары буенча белем алу мөмкинлекләре турында күбрәк белсен өчен, төбәкләрдә мастер-класслар, экскурсияләр, ата-аналар җыелышлары һәм һөнәри пробалар планлаштырылган.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен һөнәри белем бирү оештырылачак, шул исәптән төбәк кластеры базасында беренче һөнәр үзләштерү белән технология дәресләре дә үткәреләчәк. Тематик чаралар комплексы Россия икътисадының өстенлекле тармаклары һәм кирәкле проектлар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, абитуриентлар өчен япроф.рф платформасы эшли башлады.