«Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләр программасы үз эченә уку елында 34 дәресне ала

2022 елның 21 июне, сишәмбе

«Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләре барлык мәктәпләрдә дә уку елы башыннан алып атна саен үткәреләчәк. Алар укучыларны илнең иҗтимагый-сәяси тормышы, аларның төбәгендә булган вакыйгалар белән таныштырачак. Уку елы дәвамында барлыгы 34 дәрес планлаштырылган.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов аңлатып үткәнчә, «Мөһим турында сөйләшүләр» традицион аңлауда дәрес булмаячак, алар мәктәп укучыларын кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышудан гыйбарәт булачак. 

Бу мөмкин сораулар төрле өлкәләрдән, мәсәлән, мәктәп, төбәк, ил тормышындагы вакыйгалар. Шул ук вакытта дәресләрне сыйныф җитәкчеләре алып барачак.

«Мөһим турында сөйләшүләр»нең беренче дәресе 5 сентябрьдә узачак. Дәресләрнең темалары һәм эчтәлеге инде билгеле, алар һәп сыйныф өчен яраклаштырып бүленгән. Педагоглар өчен барлык материаллар уку елы башына «Бердәм эчтәлек» порталында, «Дәрестән тыш эшчәнлек» бүлегендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International