«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын оештыру комитеты утырышында конкурсның йомгаклау этабында катнашучылар, хисап комиссиясе составларын, шулай ук конкурс сынауларын бәяләү критерийлары күрсәткечләрен һәм махсус номинацияләр исемлеген расладылар. Утырышны Россия мәгариф министры урынбасары Анастасия Зырянова алып барды.
Региональ этаплар Россия Федерациясенең 85 субъектында тәмамланды, шулай итеп, йомгаклау этабында катнашучылар билгеләнде. Быел конкурсның мөһим үзенчәлеге - «Россия Чит ил эшләре министрлыгының Ел укытучысы» конкурсы җиңүчесен ярышларга кертү. Монда 86 финалистның исемнәре расланды.
Конкурсның финал сынаулары Төмән һәм Мәскәүдә узачак. 22 сентябрьдә старт алачак йомгаклау этабының беренче турын сынау мәйданчыгы Төмән шәһәренең 16 нчы гимназиясе булачак. 27 сентябрьдә конкурс лауреатлары игълан ителәчәк, алар икенче турда катнашачак. 1 октябрьдә призерлар аталачак. Алар Россия мәгариф министры катнашында «Педагогик совет» сынавы барышында җиңүче исеме өчен көрәшкә керешәчәкләр.
5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, Дәүләт Кремль сараенда узган тантаналы концертта һөнәри педагогик конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
«Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашучылар өчен семинар 27 июньнән 30 июньгә кадәр онлайн-форматта узачак.