Быел Россиядә 100 дән артык университетта капиталь ремонт үткәреләчәк, шулай ук 300 дән артык студентлар тулай торагын яңартачаклар. Бу 80 мең студент өчен шартларны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.
Федераль бюджеттан бу максатларга 8,3 млрд. сум бүлеп биреләчәк, өстенлек төбәкләргә бирелә. Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар булдыру эшен дәвам итәчәк, гаризаларны Россиянең 30дан артык төбәгеннән 36 университет әзерли.
Федераль вузларның тулай торакларына капиталь ремонт ясауны Владимир Путин 2021 елда студентлар белән очрашу нәтиҗәләре буенча йөкләде. Узган ел бу максатларга 5 млрд сум бүлеп бирелгән, 94 вузның 254 тулай торагы тәртипкә китерелгән.