Татарстан Республикасында 2022 елның 6 июнендәге физика, тарих буенча БДИ, 2022 елның 16 июнендәге Туган тел буенча имтихан нәтиҗәләре расланды.
Физика буенча БДИда агымдагы елның 2675 чыгарылыш укучысы катнашты. Имтиханны җитди сәбәп аркасында өч кеше төгәлли алмаган. Уртача балл-59,30. Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбеннән һәм КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатыннан ике укучы 100әр балл җыйдылар. БДИда катнашучыларның минималь бусагасын (36) 39 кеше (1,46%) узмаган.
Тарих буенча БДИда агымдагы елның 1650 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Уртача балл 64,42 тәшкил итте. Биш чыгарылыш сыйныф укучысы 100әр балл җыйды. БДИда катнашучыларның минималь бусагасын (32) 40 кеше (2,42%) узмаган.
Тарихтан йөз балл җыйган укучылар Апас мәктәбендә, Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбендә, Түбән Кама шәһәренең 1 нче мәктәбендә, Казан шәһәренең Яңа Савин районының 155 нче гимназиясендә, Казан шәһәренең Совет районының 126 нчы гимназиясендә белем алдылар.
2022 елның 16 июнендә татар теленнән бердәм республика имтиханы үткәрелде. Балтач районы чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан биремнәрен уңышлы үтәде һәм 86 балл алды.