РФ педагогларының 10% ы гына быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны 80 һәм аннан да күбрәк баллга язар дип ышана. Укытучылар үз фаразлары белән махсус тикшеренүләрдә уртаклаштылар.
Һәр бишенче укытучы (19%) фән буенча нәтиҗә якынча 50-60 балл тәшкил итәчәк, укытучыларның өчтән бер өлеше (36%) БДИ тапшыруны 60-70 баллга бәяли, дип саный. Сораштырылучыларның тагын 27% ы үз укучылары имтиханны 70-80 баллга тапшырачак, 8% ы уңышларны 40-50 баллга бәяли.
Гомумән алганда, сораштырылучыларның өчтән икесе (61%) ел ахырына укучыларның уңышлары турында уңай фикер йөртә һәм аларның нәтиҗәләрен яхшы дип бәяли. Шулай итеп, 37% мәктәп укучыларының уңышлары канәгатьләнерлек, 2% педагог уку нәтиҗәләрен бик яхшы, дип саный.
10-13 июнь көннәрендә үткәрелгән тикшеренүләрдә Россиянең барлык төбәкләреннән 2,5 меңнән артык педагог катнашты.