Татарстанның 12 гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт республика бюджетына 546,8 млн. сумга төшәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Документлар нигезендә, Татарстанның дүрт мәктәбе мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган – бу Казанның 1 нче һәм 172 нче мәктәп-интернаты, Кызыл Мишә авылындагы Саба интернат-мәктәбе һәм Рус Акташы авылындагы интернат-мәктәп. Яңартылган учреждениеләр исемлегенә Яңа Кәшер шифаханә-интернаты да кертелгән.
Ремонт Актанышның 2 нче мәктәбендә, Алексеевск бистәсенең 1 нче мәктәбендә, шулай ук Олы Әтнә, «Татарстан» совхозы поселогы, Сауш, Әбде һәм Утыз Имән авылларында узачак.
Эшчеләр бинаның фасадларын төзекләндерәчәк, эчке инженерлык челтәрләрен (җылылык, электр һ.б.) алмаштырачак, отделка эшләре башкарачак һәм территорияне төзекләндерәчәк.
Проектның заказчысы – Татарстанның Башинвестстрой, ул бу елның 28 июненә кадәр тендерда катнашу өчен гаризалар кабул итәчәк, ә 30 июньгә кадәр барлык эшләрне дә 2022 елның 1 декабренә кадәр башкарырга тиешле җиңүче билгеләнәчәк.