Рухи-әхлакый белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә педагоглар өчен Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Рухи-әхлакый белем һәм тәрбия өлкәсендә эшләүче педагоглар өчен «Клевер ДНК» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү 8 августка кадәр дәвам итәчәк.

Конкурска гаризалар дүрт төп номинация буенча кабул ителә: классик, инновацион, иҗади һәм рухи-әхлакый мәдәнияткә заманча караш. Һәр номинация буенча тулырак мәгълүмат «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Клевер Лаборатория» төркемендә урнаштырылачак.

Нәтиҗәләр 13 сентябрьдә игълан ителәчәк. Иң кызыклы эшләр көзге педагогик конференциядә тәкъдим ителәчәк һәм «Клевер Лаборатория» платформасында басылып чыгачак. Конкурста катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

Гариза бирергә, конкурс номинацияләре һәм сайлап алу критерийлары белән конкурс битендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International