«Дөньяда Рус теле илчеләре» Халыкара программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт рус теле институты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Дөньяда Рус теле илчеләре» халыкара программасы волонтерларын җыя.

Махсус әзерләнүдән соң катнашучылар чит илләргә белем бирү-агарту экспедицияләренә барачак, анда аларны мәктәп укучылары һәм студентлар белән рус теле, мәдәният һәм әдәбият буенча интерактив дәресләр көтә, шулай ук алар кабул итүче якның мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачаклар.

Конкурс сайлап алуында катнашу өчен 18-30 яшьләрдәге, рус телен һәм мәдәниятен белгән һәм яраткан, мәдәниара коммуникацияләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үсәргә теләгән студентлар, аспирантлар һәм белгечләр чакырыла.

Сайлап алуның беренче этабы − читтән торып, катнашу өчен гаризалар 24 июньгә кадәр кабул ителә. Икенче этап зур яшьләр форумы кысаларында узачак.

Сайлап алуда ничек катнашырга:
− яраткан шигырьнең фрагментын видеога яздырырга һәм аны үз битеңдә #стихомарафон һәм #посылырь хештэглары белән социаль челтәрдә урнаштырырга һәм эстафетаны алты дуска тапшырырга,
− анкетаны тутырырга.

Проектта катнашу турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://vk.com/volunteerru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International