Бүген рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыру башланды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 23 июнендә, чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри фән - рус теле буенча БДИ тапшыралар. Имтиханга барлыгы 524 катнашучы, шул исәптән узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, Дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча кабаттан документаль (авыру, сәламәтлек буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлау) сәбәпле кертелгән БДИда катнашучылар, шулай ук төп датада рус теле буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган, әмма математика буенча мәҗбүри БДИны уңышлы тапшырган агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары гариза биргән.

5 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шуларның 2се өйдә.

Имтихан үткәрү пункты эшендә 256 педагогик хезмәткәр катнаша. 56 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Рус теле буенча БДИ 3 сәгать 30 минут дәвам итә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен рус теле буенча БДИ һәм ДЧИ 5 сәгать дәвам итә.

Иртәгә, 24 июнь көнне, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм авыруы буенча имтихан тапшырмаган агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият, чит тел буенча БДИ тапшырачаклар (телдән өлеш).

Имтихан үткәрү өчен 3 пункт катнашыр дип көтелә.

Имтихан үткәрү пункты эшендә 171 педагогик хезмәткәр катнашачак. 37 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Барлыгы 274 катнашучы, шул исәптән 14 география, 114 әдәбият, 144 Инглиз теле, 2 кытай теле буенча гариза биргән.

Имтихан сәгать 10да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International