БДИ-2022 нәтиҗәләрен ничек белергә була

2022 елның 24 июне, җомга

2022 елгы БДИның расланган нәтиҗәләре Россиянең барлык төбәкләреннән килгән катнашучыларга Дәүләт хезмәтләре порталында аларның шәхси кабинетларында ачык. Нәтиҗәләр порталга аларны эшкәртү буенча, әмма Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан расланган график белән билгеләнгән нәтиҗәләрне рәсми игълан ителгән көннән дә соңга калмыйча йөкләнә.

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша үз нәтиҗәләре белән танышу өчен анда хисап язмасын булдырырга һәм шәхси мәгълүматларны расларга кирәк. Үз нәтиҗәләрен порталда авторизацияләнеп, «Мәгариф» бүлекчәсендә «Документлар» бүлегенә шәхси кабинет аша белергә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында имтихан эшләре сканы урнаштырылмый.

Әгәр нәтиҗәләр эшкәртелгән һәм расланган булган очракта порталда күренми икән, шәхси мәгълүматларыңның (ФИО, серия, паспорт номеры, СНИЛС һ.б.) корректлылыгын тикшерү зарур. Әгәр дә профильдәге барлык шәхси мәгълүматлар дөрес кертелсә, катнашучы БДИ тапшырган төбәкнең мәгариф белән идарә итү органына, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне тәэмин итүнең төбәк мәгълүмат системасына кертелгән персональ мәгълүматларның корректлылыгын тикшерү һәм, кирәк булганда, аларны төзәтү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз белем бирү оешмаларында, узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшыруга теркәлгән урыннарда белә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International