25 июньдә «Чыгарылыш'22 җиңү марафоны» Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе узачак. Балаларга котлау сүзләре белән Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итәчәк. Турыдан-туры эфирга эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук укытучылар, мәктәп директорлары һәм бөтен илдән ата-аналар чыгачак.
Балаларны Россия эстрадасы йолдызлары Юлия Савичева, Родион Газманов, Анита Цой һәм башка артистлар үзләренең музыкаль композицияләре белән котларга киләчәк.
Эфир тамашачылары талантлы балалар – халыкара олимпиадалар, конкурслар җиңүчеләре, «Кванториум» һәм «IT-куб» технопаркларыннан уйлап табулар һәм фәнни проектлар авторлары белән танышачак. Үз яшьтәшләренә котлау сүзләре фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Анна Щербакова тарафыннан яңгыраячак. Ә илнең ерак төбәкләрендә яшәүче чыгарылыш сыйныф укучылары авыл җирлегендә йорт хуҗалыгын алып бару һәм БДИны уңышлы тапшыруны ничек бергә алып барулары турында сөйләячәкләр.
Турыдан-туры эфирны Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында карарга мөмкин.