Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында мәгариф системасы вәкилләре Саха (Якутия) Республикасы мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар.
Делегацияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкләде. Делегация составына шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «ТАТАРМУЛЬТФИЛЬМ» берләшмәсе, Казан федераль университеты һәм КФУның «ИТ-лицей» берләшмәсе, һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте вәкилләре керде.
Визит кысаларында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәл үткәрелде, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Саха (Якутия) Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Визит барышында Татарстан Республикасы мәгариф системасы вәкилләре «Туллукчаан», «Прометейчик» мәктәпкәчә полилингваль белем бирү оешмалары, «Айы Кыьата» милли гимназиясе, Халыкара Арктика мәктәбе, «Наратлык» балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге, һөнәри белем бирү оешмалары (Якутск элемтә һәм энергетика көллияте) эшчәнлеге белән таныштылар.
Шулай ук техник иҗат үзәге, балалар (яшүсмерләр) үзәге, балалар иҗат сарае өстәмә белем бирү учреждениеләре проектлары тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының, WorldSkills чемпионатының, «ТАТАРМУЛЬТФИЛЬМ» берләшмәсенең электрон күргәзмәләрен тәкъдим итте.
24 нче июнь көнне Илсур Һадиуллин визит программасы кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе белән «Татарстан-Якутия» эшлекле форумында булды.