«Идел буе федераль округында төбәкләрнең интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм арттыру өчен дөньякүләм дәрәҗәдәге үзәкләр булдырыла»,- Игорь Комаров

2022 елның 24 июне, җомга

Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм төбәк башлыгы Александр Бречалов Удмурт дәүләт университетында булдылар.

Вице-премьер 20 июньдә илнең барлык югары уку йортларында старт алган кабул итү кампаниясенең барышын тикшерде, шулай ук студентлар стартаплары белән танышты.

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Удмурт дәүләт университеты «Приоритет 2030» программасында катнаша, алдынгы инженер мәктәбен булдыру буенча конкурс сайлап алуына гариза биргән. Шул ук исемдәге федераль проект Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин инициативасы буенча оештырылган. Хәзер конкурска йомгак ясала, якын арада 30 вуз-җиңүче игълан ителәчәк.

Вице-премьер Удмуртия дәүләт университетының кабул итү комиссиясе эшен, шул исәптән «Вузга онлайн керү» суперсервисы эшен дә бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илнең барлык югары уку йортларына 67 меңнән артык гариза бирелгән, шуларның 9 меңгә якыны – Идел буе федераль округы югары уку йортларына.

Удмурт дәүләт университеты белгечләре шулай ук суперсервис функционалын киңәйтү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәсәлән, килешү төзү һәм уку өчен түләү мөмкинлеген өстәү, шулай ук магистратурага һәм аспирантурага гариза бирү мөмкинлеген булдыру. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, алар, һичшиксез, киләсе кабул итү кампаниясенә системаны камилләштерү максатыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International