Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Һөнәри белем бирү гамәлгә ашырыла торган эшче һөнәрләр, хезмәткәрләр вазыйфалары исемлеген раслау турында» боерык проектын урнаштырды. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен бастырып чыгарылган, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Исемлеккә эш бирүчеләрдән килгән заявкаларны исәпкә алып, икътисадның заманча таләпләренә һәм хезмәт базары таләпләренә туры килә торган эшче һөнәрләре һәм хезмәткәрләр вазыйфалары кертелгән.
Шулай итеп, хәзер эшче һөнәрләре һәм хезмәткәрләр вазыйфалары тармаклар буенча классификацияләнгән һәм эшче һөнәрләренең Бердәм тариф-квалификация белешмәсендә һәм һөнәри стандартларда күрсәтелгән һөнәрләр һәм вазыйфалар исемнәренә тәңгәл килә.
Яңа исемлектә шулай ук эшче һөнәренең һәр категориясе һәм хезмәткәр вазыйфасының квалификация разрядын, классын һәм категориясен күрсәтергә мөмкин булачак.
Боерык 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.