Татарстанда 9 июньдә узган җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Җәмгыять белеме буенча БДИда агымдагы елның 5 909 чыгарылыш укучысы катнашты. Гадәттәгечә, бу сайлау буенча иң массакүләм имтихан. 1 кеше имтиханны җитди сәбәпләр аркасында төгәлли алмаган. Уртача балл 67,06 булды.
Җәмгыять белеме буенча БДИда түбәндәге белем бирү учреждениеләреннән 13 чыгарылыш сыйныф укучысы 100әр балл җыйды:
– Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 6 нчы һәм 25 нче мәктәпләр;
– Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбе укучылары;
– Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Кадетлар мәктәбе, А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, Яр Чаллы шәһәренең 35 һәм 32 нче мәктәпләре;
– Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе;
– Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәбе;
– Саба районының «Рост» Шәмәрдән лицее;
– Теләче мәктәбе;
– КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее;
– Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе.
БДИда катнашучыларның 265 (4,49%) минималь бусагасын (42 балл) узмаган.
Җәмгыять белеме буенча куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 27 июньдә Дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән оешмаларда кабул ителәчәк.
Күрсәтелгән фәннәр буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 29 июньдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая ур., 13 йорт, һәр апеллянт өчен билгеләнгән вакытта.