Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе 29 июньдә була

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе чәршәмбе, 29 июньдә, Кремль яр буенда узачак.

Казанда 164 мәктәпнең 6 меңнән артык чыгарылыш укучысы бәйрәм итәчәк. Аларны Россия эстрадасы йолдызлары, мәгариф учреждениеләре директорлары һәм укытучылар котлый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт программасы шәһәрнең иң яхшы чыгарылыш укучылары чыгышыннан башлана, ә аннары унберенче сыйныф укучылары традицион вальс бии.

Анет Сай һәм Gayazovs Brothers төркемнәре концерты кичәнең кульминациясе булачак. Чараны «СОЮЗ» КВН командасы капитаны Айдар Гәрәев алып барачак.

Чыгарылыш кичәсе 18.00 сәгатьтә башлана һәм 21.30 сәгатьтә салют белән тәмамлана. Аны мэрия ярдәме белән Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Мәгариф идарәсе оештыра.

Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре сишәмбе, 28 июньдә, узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International