Россиядә 50 меңнән күбрәк абитуриент вузларга гаризаны онлайн тапшырган. Алар «Вузга онлайн керү» сервисыннан файдаланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Удмуртиягә сәфәре барышында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илнең барлык югары уку йортларына 67 меңнән артык гариза бирелгән.
«Әлеге сервистан 50 меңнән артык Россия абитуриенты файдаланган инде. Аларның 7 меңнән артыгы – Идел буе федераль округында яшәүчеләр һәм 130дан артык - Удмуртия югары уку йортларының булачак студентлары», - диде ул.