Россиядә тренер-укытучылар өчен һөнәри стандарт эшләнәчәк

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Россиядә тренер-укытучылар өчен һөнәри стандарт эшләнәчәк. Спорт мәктәпләрендә һәм үзәкләрдә эшләүче тренерлар барлык хокуклары, бурычлары һәм социаль гарантияләре булган педагог статусына ия булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 
 
Белем бирү стандартын кертү өчен, хакимияткә тренер-укытучылар хезмәтенә түләү схемасын әзерләргә, шулай ук спорт мәктәпләренә һәм үзәкләренә лицензия бирергә кирәк. Алар белем бирү оешмалары статусын алачак.
 
Югары уку йортларын тәмамлаучыларга «Спорт төре буенча Тренер. Укытучы» квалификациясе биреләчәк. 
 
2023 ел башына спорт әзерлеге программаларын һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә өстәмә гомуми белем бирү программаларын гармонияләштерү буенча эш тулысынча төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International