Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Ольга Казакова «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертү күздә тотылган төзәтмәләрне тәкъдим итте. Бу төзәтмәләрне мәгариф министрлыгында хупладылар. Комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген бердәм белем бирү пространствосын булдыру мөһим дәүләт бурычына әверелде.
Ул шулай ук дәреслекләрне карап тоту өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына җаваплылык йөкләргә тәкъдим итте. Министрлык дәреслек булдырырга тиешле авторлык төркемнәрен формалаштырачак, шуннан соң дәреслекнең тексты, эчтәлеге расланачак. Ул җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен ачык мөмкинлектә урнаштырылачак. Шулай итеп, дәреслекләрнең эчтәлеге бердәм булачак, тик шуңа да карамастан, аларны барыбер төрле нәшриятлар бастыра алачак.
Бүгенге көндә белем бирү программалары федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә һәм төп гомуми белем бирү программалары үрнәкләрен исәпкә алып, мәктәпләр һәм укытучылар тарафыннан эшләнә. Якынча программалар башкару өчен мәҗбүри түгел, бары тик рекомендацион характер йөртә.
Педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре бердәм һәм аңлаешлы укыту-методик документацияне булдыру инициативасы белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Педагоглар запросларыннан чыгып, шулай ук ата-аналар җәмәгатьчелеге фикеренә таянып, бердәм дәүләт белем бирү программалары ярдәмендә барлык мәктәпләр өчен дә белем бирүнең «алтын стандартын» беркетергә ярдәм итәчәк закон проектлары әзерләнде.
Шулай ук дәүләт бердәм дәүләт белем бирү программасы кысаларында Бердәм дәреслекләрне эшләүне тулысынча контрольгә алачак. Дәреслекләр линиясе кимиячәк, аларның сыйфаты артачак.
«Алтын стандарт» Россиядә бердәм белем бирү киңлеген ныгытырга ярдәм итәчәк, педагогларны артык бюрократик йөкләнешләрдән азат итәчәк, теләсә кайсы ата-ана өчен мәктәп программасының эчтәлеген системалаштыра һәм үтә күренмәле итәчәк, мәктәптә тәрбия эшенең ролен көчәйтәчәк. Шул ук вакытта укытуның инновацион методикаларын кулланучы мәктәпләр программаны тулыландыру һәм үстерү мөмкинлеген саклап калачак.