«Яшь буынга патриотик тәрбия бирү бүген иң мөһим дәүләт бурычларының берсе» - Виктор Демидов

2022 елның 28 июне, сишәмбе

2022 елның 27 июнендә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән берлектә, Пионериянең гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре нигезендә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүне дәвам итүче иҗтимагый берләшмәләрнең иң яхшы вәкилләренә, иҗтимагый проектлар буенча Россия Президенты Идарәсе башлыгы Сергей Новиковның һәм Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

ТР буенча баш федераль инспектор бүләкләнүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм алга таба да зур уңышлар теләде.

Виктор Демидов балалар берләшмәләре үсешенә зур өлеш керткән өчен «ТР балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согринага Россия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиковның Рәхмәт хатын тапшырды.

Үз чиратында, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның, Казан шәһәренең «А.Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты Сарае» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең методик кабинеты мөдире Наталья Софьинага, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыклары, яшь буынны мәгарифкә һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен, Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International