Бүген, 29 июнь көнне, Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы узачак.
Съездның пленар утырышы кысаларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Исегезгә төшерәбез, Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары урынбасарлары, милли мәгарифкә һәм Россия төбәкләре белән хезмәттәшлеккә кураторлык итүче методистлар, татар телендә белем бирүче мәктәп директорлары, милли-мәдәни мохтариятләр, Татарстан Республикасы вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре катнашында 4 елга бер тапкыр уздырыла. Быел съезд эшендә 400 кеше катнашты.
Мәктәпләр белән танышудан, мастер-класслар, педагогик остаханәләр, тренинглар уздырудан, панель дискуссияләр кысаларында тәҗрибә уртаклашудан тыш, съездда катнашучылар өчен Казан шәһәре буенча күргәзмәләр, экскурсияләр белән мәдәни программа оештырылды.