2023 елда Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан чаралар оештырылачак. РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
«Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, 2023 елда Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы үткәрергә карар бирәм», — диелә дәүләт башлыгы Указында.