Татарстанда алты мәктәпне капиталь ремонтлау өчен 429 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Документлардан күренгәнчә, башкаручыга Питрәч районының Богородское авылында Богородское урта мәктәбен, Кукмара районының Мамашир авылында Мамашир урта мәктәбен, Әлки районының Базарлы Матак авылында Базарлы Матак урта мәктәбен һәм Аксубай районының Савгач авылында Савгач урта мәктәбен ремонтларга кирәк булачак.
Моннан тыш, Подрядчыга Тәтеш районының Олы Әтрәч авылындагы Олы Әтрәч башлангыч мәктәбен һәм Яңа Чишмә районының Зирекле авылындагы Зирекле лицеендагы ашханәне тәртипкә китерергә туры киләчәк.
Богородское мәктәбендә түбә, түшәм һәм диварлар, ә Мамаширда — тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр һәм фасад ремонтланачак. Базарлы Матак мәктәбендә гомумтөзелеш эшләре комплексы һәм инженер-техник тәэмин ителешне ремонтлау, Савгач мәктәбендә капиталь ремонт буенча (инженерлык коммуникацияләрен дә кертеп) комплекслы эшләр башкарылачак.
Олы Әтрәч башлангыч мәктәбендә түбә һәм фасад яңартылачак. Ә Зирекле лицее ашханәсе өчен технологик җиһазлар сатып алыначак, анда тышкы һәм эчке ишекләр, шулай ук тәрәзәләр алыштырылачак. Шунда ук эчке бизәкләү эшләре, чардакны җылыту һәм янгын сигнализациясен урнаштыру планлаштырылган.
Заказчы сыйфатында ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе чыгыш ясый, ә акчалар республика бюджетыннан керәчәк. Эшләр агымдагы елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 4 июльгә кадәр кабул ителәчәк, ә подрядчыны 6 июльдә билгеләячәкләр.