Кәгазь дәреслекләре Россия мәктәпләрендә укытуда кулланылуын дәвам итә. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Хөкүмәте Йортында узган брифингта чыгыш ясаганда хәбәр итте.
«Без кәгазь дәреслекләрдән баш тартмыйбыз. Бу безнең принцип. Мәктәпләрдә дәреслекләрнең форматы ягыннан бернинди үзгәрешләр дә күз алдында тотылмый. Төп фәннәр буенча барлык дәреслекләр дә кәгазьдә» - диде ул.
Сергей Кравцов искәртеп узганча, быелдан традицион мәгариф системасына ярдәм йөзеннән мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Минем мәктәп» ФГИСын гамәлгә кертү башланачак. Сервис тулысынча якланган, үзебезнең программа тәэминатында эшли һәм төрле төбәкләрдән килгән укытучыларга үзара аралашу, шулай ук сыйфатлы верификацияле контент алу мөмкинлеге бирә.