Татарстанда биология буенча БДИ нәтиҗәләре расланды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстанда 2022 елның 14 июнендә узган биология буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

Биология буенча БДИда агымдагы елның 2 693 чыгарылыш укучысы катнашты. 2 кеше имтиханны җитди сәбәп аркасында төгәлли алмаган. Уртача балл 56,71 тәшкил итте. Биология буенча минималь чикне (36) 264 БДИда катнашучы (9,81%) узмаган.

Биологиядән БДИ буенча 100әр баллны түбәндәге мәктәпләрдән 6 укучы җыйды: 78 нче лицей. 26 нчы гимназия, Яр Чаллы шәһәренең 19 нчы мәктәбе, Мөслим гимназиясе, Чирмешән лицее, 139 нчы гимназия-Казан шәһәре Идел Буе районының мәгариф үзәге.

Химия һәм биология буенча БДИ өчен 100әр балл алып, ике йөз балллы укучылар командасына Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Гөлнара Гәрәева һәм Мөслим гимназиясеннән Шамил Баянов кушылды.

Биология буенча куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 29, 30 июньдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда кабул ителәчәк.

Күрсәтелгән фәннәр буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 4 июльдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая ур., 13 йорт, һәр апеллянт өчен билгеләнгән вакытта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International