Лаеш балалар йортының «Чайка» лагерында спорт мәйданчыгы барлыкка килде

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Лаеш балалар йортының «Чайка» сәламәтләндерү лагеренда универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды.  Эшкуарларның инициатив төркеме «Созидание» тренинг үзәге кысаларында объект төзүне тормышка ашырды.

Төзелешкә шулай ук «Чиста йөрәкләр» халыкка социаль ярдәм күрсәтү хәйрия фонды, «ЭкоСпорт» ҖЧҖ, «ИНСТРОЙ» ҖЧҖ дә зур өлеш кертте.

Балалар янына спорт бәйрәменә Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков, шулай ук Татарстанның төрле почмакларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дуслар һәм волонтерлар килгән иде.

Балалар йортының иң яхшы спортчысы Вероника тантаналы рәвештә кызыл тасманы кисте һәм яңа заманча мәйданчыкны ачты. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Сабын куыклары тамашасын  «Тик-Ток» аниматорлары алыштырды. Соңрак балалар өчен күңелле биюләр, дуслар белән җырлар, фокуслар, татлы бүләкләр һәм яңа спорт мәйданчыгы рәвешендә зур торт тәкъдим ителде.

Балалар йортының күп буын тәрбияләнүчеләренең хыялы тормышка ашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International