Россиядә «Китаплар – Донбасска» акциясе бара

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Мәгариф министрлыгы «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә тормышка ашырыла торган «Китаплар – Донбасска» акциясен дәвам итү турында игълан итте. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән вәкилләр катнаша ала, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Бүгенге көндә 40 меңгә якын китап Донецк һәм Луганск халык Республикаларына китерелгән, ә якын арада Донбасс, Херсон, Запорожье һәм Харьков өлкәсе территориясендә тагын 104 мең басма җибәреләчәк.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәләренә, төбәк министрлыклары, мәгариф оешмалары вәкилләренә, мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итәм. Акциягә кушылыгыз, яхшы китаплар җыегыз һәм аларны бушатылган территорияләргә җибәрегез. Без балаларның рус телен өйрәнергә теләвен күрәбез, алар безнең язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен укырга телиләр», – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Министр искәрткәнчә, 1 сентябрьгә барлык ДХР һәм ЛХР мәктәпләре кирәкле әдәбият белән тәэмин ителәчәк.

Хәзерге вакытта белем бирү оешмаларыннан һәм китапханәләрдән гаризалар җыю бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International