Ата-аналар советлары һәр төбәк мәгариф министрлыгы каршында булдырылырга тиеш – Сергей Кравцов

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Бөтенроссия ата-аналар советы, шулай ук һәр төбәктә шундый ук ата-аналар советлары булдыру турында фикер алышты, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

«Балаларны тәрбияләү мәктәптән дә, ата-аналардан да, аларның үз балаларына күпме игътибар бирүеннән дә тора, моңа башка факторлар да йогынты ясый – мәсәлән, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары. Бу – комплекслы процесс, һәм аңа системалы якын килергә кирәк. Тәрбия процессы өчен җаваплылыкны бары тик мәктәпкә генә салу дөрес түгел. Безгә тәрбия эше нәтиҗәле булсын өчен бергә уйларга һәм эш итергә кирәк», – диде Сергей Кравцов.

Очрашуда Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Денис Мәйданов чыгыш ясады. Ата-аналарның актив катнашуыннан башка гармонияле шәхес тәрбияләү мөмкин түгел, шуңа күрә ата-аналарның фикере дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителәчәк карарларның нигезе булырга тиеш, дип ассызыклады ул.

Милли ата-аналар ассоциациясенең Координация советының җаваплы секретаре Алексей Гусев, ата-аналар белем бирү темасы яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш, дип билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар министрга Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында ата-аналар советы төзергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International