Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында» законнан «Белем бирү хезмәте» терминын төшереп калдыручы закон проектын кабул итте

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта өченче, йомгаклау укылышында «РФдә мәгариф турында» законнан «Белем бирү хезмәте» терминын төшереп калдыручы закон проектын кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Документны «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары һәм Федерация Советының беренче вице-спикеры,  Андрей Турчак җитәкчелегендәге сенаторлар палатасы каравына кертте. 

Алар фикеренчә, «Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү» формулировкасы балалар һәм яшүсмерләрне укытуда һәм тәрбияләүдә укытучылар роленә туры килми. «Мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү» термины төрле аңлатма бирә һәм коммерция хезмәтләре белән ассоциацияләнә. Шуңа бәйле рәвештә термин законнан алына.

Шул ук вакытта законда «Белем бирү программасын гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итү күләме» һәм «Дәүләт яки муниципаль йөкләмәне үтәүне финанс ягыннан тәэмин итү күләме» кебек төшенчәләр языла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International