Бүген, 1 июль көнне, Яшел Үзән музыка театры базасында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте» темасына тәрбия эшчеләренең секция утырышы узды.
«Гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары» темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады.
Секциянең пленар утырышы эшендә катнаштылар:
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев;
КФУның психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, ТР мәгариф системасында баш штаттан тыш эксперт-психолог Ирина Лушпаева;
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Алексей Зиновьев;
Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясе директоры Светлана Будько.
Пленар утырышка кадәр мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары секциясе, психологик-педагогик һәм медик-социаль хезмәтләр һәм үзәкләр җитәкчеләре секциясе, педагог-психологлар секциясе, ата-аналар җәмәгатьчелеге секциясе, балалар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре секциясе, мәктәп спорты мәсьәләләрен алып баручы методистлар һәм белгечләр секциясе булды. Секция утырышында катнашучыларның гомуми күләме 350 кеше тәшкил итте.