Казан дәүләт энергетика университетында абитуриентлар өчен кабул итү кампаниясе башланды. КДЭУның булачак студентларын яңа уку елында алты яңа әзерлек юнәлеше, уңайлы тулай тораклар һәм заманча фәнни лабораторияләр көтә. Журналистлар белән очрашуда республиканың әйдәп баручы энергетика вузы вәкилләре киләсе уку елының төп үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сүзләренә караганда, бүген Казан Энергоуниверситеты үз белгечлеге буенча (шулай ук Россиянең 100 югары уку йорты арасында) ил лидерлары арасына керә. Мондый югары позицияләр уку йортына уку процессының барлык өслекләрендә: тармак профессионалларын әзерләү өчен заманча җиһазлардан алып, инфраструктураның уңайлылыгына кадәр, студентларның көндәлек дәресләрен вакытында үткәрү өчен, лаеклы сыйфат планкасы булдырырга йөкли.
Алдагы елларда КДЭУ үсешенә тагын бер мөһим вакыйга — вузның РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының «Приоритет-2030» стратегик академия лидерлыгының грант программасында җиңүе дә яңа импульс булачак.
Яңа уку елыннан биредә берьюлы 6 яңа юнәлеш эшли башлаячак. Алар арасында-сыйфатны һәм диагностикалауның автоматлаштырылган системалары, бизнес-аналитика һәм цифрлы икътисад, әйләнә-тирә мохитне инженерлык ягыннан яклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы, электр энергетикасын автоматлаштыруның цифрлы системалары, мәгълүмат системаларын һәм web-кушымталарны эшләү технологияләре, шулай ук ясалма интеллект инженериясе.
Ул КДЭУның энергетика өчен югары профессиональ кадрлар әзерләү өстенлегендә булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә югары уку йорты заманча җиһазлар белән эшләргә генә түгел, аны булдырырга да сәләтле белгеч-инженерлар әзерләүгә зур игътибар бирергә ниятли.