29 июньдә Яшел Үзән районында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең «Федераль программа һәм мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак республика проектлары» дигән секция утырышы узды.
Пленар утырыш секциясе эшендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының мәгарифне үстерү институты директоры, икътисад фәннәре кандидаты, атказанган профессор, БМО Экономик комиссиясе эксперты Ирина Абанкина чыгыш ясадылар, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлеге хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү буенча Идел буе төбәкара үзәге доценты Резидә Шәехова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Гөлназ Хәмитова, КПК ның Татарстан Республикасы педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге мөдире, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты доценты, «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясе буенча МК урынбасары Эльмира Ульянова катнашты.
Утырышта шулай ук бөтен республикадан 200 дән артык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре катнашты.
Секция эше федераль һәм республика проектларына һәм Татарстанда мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак мәктәпкәчә белем бирү программаларына багышланган иде.
Кунаклар һәм утырышта катнашучылар тематик мастер-класслар белән күргәзмәне карадылар, шулай ук докладлар һәм чыгышларны тыңладылар.
Секциядә катнашучылар Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларының балалар бакчасында тормышка ашырыла торган проект эшчәнлеге; заманча белем бирү технологияләре чараларын куллану, Россия халыкларының мәдәни мирасы елында этномәдәни проектларны тормышка ашыру; мәктәпкәчә белем бирү программаларын балалар бакчасының инновацион эшчәнлегенә интеграцияләү тәҗрибәсе белән таныштылар; федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру, инновацион технологияләрне куллану, мәктәпкәчә белем бирүнең эчтәлеген һәм технологияләрен камилләштерү, авыл балалар бакчаларында белем бирү сыйфаты казанышлары инструменты буларак һ. б. темаларны карадылар.