26 июньнән 30 июньгә кадәр Казанда VIII Бөтенроссия җәйге Универсиаданың йөзү ярышлары узды. Гомумкоманда зачетында төп беренчелек өчен бөтен Россиядән 38 команда көч сынашты. Идел буе спорт һәм туризм университеты җыелма командасы медальләр саны буенча икенче урынны алды (150 балл).
Спорт университеты командасында иң титуллысы Ирина Злобина һәм Екатерина Кузнецова булды. Ирина исәбендә өч бронза медаль (50 м/с, 100 м / с, 50 м/с). Ә Екатерина аркада 50 метр дистанциягә йөзү буенча чемпион булды. Моннан тыш, спортчылар эстафетада да бүләкләр алып килделәр. Идел буе университеты командасы ике дисциплинада – 4х100 м га ирекле стиль белән (Ирина Злобина, Ирина Красильникова, Екатерина Майшева, Екатерина Кузнецова) һәм 4х100 м га комплекслы йөзү (Ирина Злобина, Ирина Красильникова, Арина Рябова, Екатерина Кузнецова) алтын медаль яулады.