– Беренче дипломымны мин «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча Түбән Кама нефть көллиятендә алдым, – дип сөйли Әлфия Шәйхетдинова. – Нефть һәм газ чыгару буенча оператор, 4 разрядлы катлам басымын тоту операторы һәм 4 разрядлы скважиналарны тикшерү операторы да бар.
Тик бу белгечлек буенча эшләп булмый – эшкә урнашу бик авыр, бигрәк тә кыз кешегә. Әлфия Шәйхетдинова техник юнәлешне нинди дә булса башка төргә алыштырырга теләмәгән.
– Мин балачактан ук төрле механизмнар белән мавыктым, әтинең гаражында булдым, – ди ул. – Шулай итеп, 2019 елда мин КНИТУ-КАИга «Машина төзелеше производстволарын конструктор-технологик тәэмин итү» белгечлеге буенча укырга кердем, тагын ике ел укыйсы калды. Укырга керү имтиханнарын тапшыруга ук «КАМАЗ»га эшкә урнаштым.
Заводта Әлфия Шәйхетдинованы да игътибарсыз калдырмадылар: машина төзелешенең гамәли квалификацияләренең күп функцияле үзәгенә-башта автоматик линия операторы, аннары җайга салучы һөнәренә укырга җибәрделәр.
Әлфия үз эшен җаны-тәне белән яратам. Хәтта хыяллар да моның белән бәйле бит:
– Мине робототехника бик җәлеп итә. Программалаштыруның бер генә телен генә булса да өйрәнеп, үз роботымны төзергә тырышасым килә, – дип планнары белән уртаклаша Әлфия Шәйхетдинова.