Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призерларына түләүләр суммасы арттырылды. Түләүләрнең гомуми суммасы 30 млн.сумга якын.
2022-2023 уку елында җиңүчеләр — 200 мең сум, ә призерлар — 100 мең сум алачак. Татарстан бюджеты һәм Республика олимпиада үзәгенең бюджеттан тыш счетына кергән хәйрия акчалары хисабына түләүләрнең гомуми суммасы 29,3 млн сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 313 җиңүче һәм аларны әзерләгән укытучылар төбәк бюджетыннан 10 мең сум акча алачак. Түләүләр суммасы 3 млн 313 мең сум тәшкил итәчәк.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 2021-2022 уку елында 144 укытучы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән. Республика гранты нәтиҗәләре буенча алар 24 млн. сумнан артык акча алачак.