1 июльдә 8-11 сыйныф укучылары өчен ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының тренировка этабы башлана. Олимпиада «Цифрлы икътисад» милли проектының «Ясалма интеллект» федераль проекты ярдәмендә үткәрелә.
Дөньяда ясалма интеллект технологияләре белән кызыксыну арта, яңа цифрлы форматлар һәм укыту программалары барлыкка килә. Россиядә дәүләтнең зур игътибары яшьләрнең киң мөмкинлекләрен һәм үсеш траекторияләрен булдыруга юнәлтелгән. Россия укучыларының ясалма интеллект технологияләренә кызыксынуын арттыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Ясалма интеллект» федераль проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.
Ясалма интеллект буенча бөтенроссия олимпиадасын оештыручы-Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы. Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Төп вакыйгалар календаре
2022 елда ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасы
1 Июль-25 сентябрь 2022 ел – Олимпиаданың тренировка этабы
1-25 сентябрь 2022 ел – Олимпиадада катнашучыларны теркәү
26-30 сентябрь 2022 ел – Олимпиаданың сайлап алу этабы
10-14 октябрь 2022 ел – Олимпиаданың төп этабы
7-18 ноябрь 2022 ел – Олимпиаданың йомгаклау этабы
1 декабрь 2022 ел – Олимпиада җиңүчеләрен игълан итү.