Татарстаннан сигез команда Россия робот техникасы олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Түбән Новгородта узган олимпиада финалында биш категориядә җиңү өчен Россиянең 37 төбәгеннән 600 укучы көч сынашты. Татарстан Республикасын 16 команда составында 34 катнашучы һәм 9 тренер, шулай ук 8 судья тәкъдим итте. Иннополис университеты-олимпиаданың академик партнеры.

2022 елда Россия робот техникасы олимпиадасының темасы «Робот-кеше дусты». Катнашучылар көндәлек эшләр һәм сәнәгать объектларында эшләү өчен ассистентлар прототипларын булдырдылар. Ярышлар биш категориядә узды: төп, иҗади, булачак инженерлар, РобоСпорт, WeDo.

Кагыйдәләр буенча, олимпиадада беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучылар, 85% ка биремне үтәгән командалар призерлар дип таныла.

Өч ярыш көне нәтиҗәләре буенча Татарстаннан алты команда ярышларда җиңүче булды: алар 3 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар. Ике команда призерлар арасына керде. Татарстан Республикасы җыелма командасы медальләр саны буенча өченче команда урынынын алды.

Көмеш медальләр:

1. Спорт категориясе. Җиңүчеләр: «Черноморец» командасы — Әмир Вәлиев, Марк Ушаков, Иннополис лицее.
2. Иҗади категория. Урта яшь төркеме: Sleep&Go командасы — Андрей Мазуркевич, Иван Проскуряков, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицее, әзерлек үзәге — Иннополис Университеты.
3. WeDo категориясе (төп). «Инженерлык чишелеше» номинациясе: «Хват» командасы — Данила Михеев, Ренат Сөләйманов, Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Бронза медальләр:

1. Спорт категориясе. «Револьвер» командасы — Хәлил Сабитов, Кайбыч районының «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы.
2. Иҗади категория. Урта яшь төркеме: Roboland_TutorBot командасы — Кәрим Вафин, Айдар Могинов, Илья Фадеев, робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе RoboLand.
3. WeDo категориясе (төп). «Инженерлык чишелеше» номинациясе: «АИ роб.» командасы. Катнашучылар — Раил Сөләйманов, Илья Федоров, робот техникасы һәм RoboDom техник иҗат лабораториясе.

Призерлар:

1. Иҗади категория. Кече яшь төркеме: Roboland_SocialBot командасы — Аяз Хәсәнов, Марк Шойхет, Александр Ханин, робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе RoboLand.
2. Иҗади категория. Урта яшь төркеме: Robot Nurse командасы — Нариман Шафиков, Дмитрий Крайнов, Әнвәр Маулин, Alabuga International School Алабуга шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International