Татарстанның Әлмәт районында быел 15 чыгарылыш сыйныф укучысы, бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырып, рекордлы нәтиҗә күрсәтте. Бу соңгы алты ел эчендә иң яхшы нәтиҗә, узган ел йөз балл җыйган 12 кеше булды, дип хәбәр итте туры эфирда муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов.
Быел барлыгы 953 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырды. Шуларның 109ы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде. Нигездә, алар — шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучылар, 105 кеше, шул исәптән 2 нче лицейны тәмамлаучылар — 25 кеше.
Тимур Нагуманов һәр чыгарылыш сыйныф укучысының исемен аерым атады: әдәбият буенча — Агата Дуванова һәм Әминә Шакирова; рус теле буенча — Карина Рәхмәтуллина, Эльмира Фәттахова, Алинә Латыйпова, Диана Сәлимова, Лиана Хәкимова, Камил Газизов; җәмгыять белеме буенча — Элина Гәрәева һәм Ләйлә Галимова; Инглиз теле буенча — Софья Кәлимуллина һәм Кира Степанова; мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча — Данила Петкеев һәм Камил Әһлиев иң югары балл җыйдылар. Районда физика буенча бердәнбер йөз балл җыйган (алар республикада нибары икесе) — Таһир Натфуллин.