Казан федераль университеты «КАМАЗ» ГАҖ ярдәме белән алдынгы инженер мәктәбе өчен «Машина төзелеше» белгечлеге буенча үз белем бирү моделен эшләде. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский хәбәр итте.
«Кибер Авто Тех» инженер мәктәбендә киләчәк һөнәрләренә өйрәтү өчен Казан университеты укытучылары, табигый-фәнни, математик һәм техник дисциплиналар буенча, проектның партнер-компанияләре һәм университетларының әйдәүче белгечләре, «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.
Мәктәп практик күнекмәләр алуга һәм шул ук вакытта линия инженерларын гына түгел, ә дөнья дәрәҗәсендәге тикшеренүчеләрне әзерләүгә юнәлдерелгән. Аны тәмамлаучылар шулай ук үз бизнесларын да оештыра алыр дип көтелә.
«Кибер Авто Тех» ның яңа структур бүлекчәсе КФУның Чаллы институты базасында төзелә. Укырга керүчеләргә өч укыту программасы тәкъдим ителә: профессиональ яңадан әзерләү, магистратура һәм бакалавриат. Киләсе уку елына бу юнәлешләр буенча студентлар туплау башланды.
2030 елга кадәр укучы кешеләрнең гомуми саны 9 меңгә якынлаша, дип хәбәр итәләр проект вәкилләре планнары турында.