Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны Фатхетдинова Ләйлә Мәүлиевнаны 80 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 8 июле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны Фәтхетдинова Ләйлә Мәүлиевнаны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» дигән аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.

Ләйлә Мәүли кызы, Татарстан Кулланучылар берлеге Казан кооператив техникумын 1962 елда тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген Татарстан Республикасының Арча районы авыл җитештерү берләшмәсендә башлап җибәрә.

Ләйлә Мәүли кызы Татарстан АССР мәгариф министрлыгында ревизор, ревизия төркеме җитәкчесе, үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече, баш хисапчы урынбасары булып 1980-2009 елларда эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 47 елдан артык.

Л.М. Фәтхетдинова мәктәпләрне финанс белән тәэмин итү, шул исәптән финанс һәм мөлкәт ресурсларыннан рациональ файдалану мәсьәләләре буенча кураторлык итте.

Хезмәт эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре өчен Ләйлә Мәүли кызы «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны», «Фидакарь хезмәт өчен», Казанның 100 еллыгы истәлегенә медальләре һәм башка ведомство бүләкләре белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Ләйлә Мәүлиевнаны 80 яшьлеге белән котлый һәм нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International