Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Әти укыган, мин дә укыйм...
2013 елның 2 июле, сишәмбе
Май-июнь айларында Казанда халык кими төшә – семестрны тәмамлаган студентларның күбесе таш каладан тизрәк китү ягын карый. Алардан соң бераз тын алырга да өлгерми, шәһәр икенче яктан штурмга тотыла башлый. Бу юлы инде Казанны яуларга абитуриентлар килә. Кайсыберләре нәрсәгә килгәнен, кая барганын да белми, ә барыбер кире борылмый. «Югары белем» дигәннең исемен генә булса да алырга кирәк бит!
20 июньдә башланып киткән кабул итү кампаниясенең беренче атнасы бик тыныч узды. Урамга кадәр сузылган чиратлар булмады диюем, чөнки укучыларның күпчелегенә аттестат тапшырылмаган иде. Андагы билгеләргә карап та тормыйлар инде югыйсә, ә шул документтан башка гаризаңны кабул итмиләр.
Инде вузларны иләп, яхшы-начарга да бүлеп карадылар, аңа карап кына аларда белем алырга теләүчеләр кимегән дип әйтеп булмый. 4-5 елын һаман да шул «катыргы» өчен генә әрәм итүчеләр дә, әти-әни сүзенә карап кына «югары»га үрмәләүчеләр дә бар. «Нәтиҗәсез» тамгасы сугылган бер уку йортына документларын тапшырып йөрүче Максим исемле егеттән: «Син сайлаган вузның начар исемлеккә кертелгән булуы куркытмыймы?» – дип сорадым. Егетнең гомумән ул турыда ишеткәне юк икән. Аңлатып тормадым инде – йә укыйсы килү теләге сүрелер. Менә Алсу исемле Лаеш кызы документларын нәтиҗәсез вузга тапшыруын белеп тора. «Миңа барыбер. Әти-әнием дә шушы уку йортын тәмамлаган, дусларымның да күбесе шушында белем ала. Түрәләр куйган билгегә карап кына хыялыма хыянәт итәргә теләмим», – дип белдерде абитуриент кыз. Вузларның да нәтиҗәсез булуларына артык исләре китеп тормый кебек, кабул итү кампаниясе үз җаена бара.
Узган ел түләүле бүлекләрдә уку бәяләре ике тапкырга диярлек арткан иде. Шөкер, быел артык зур сикерүләр булмады. Кимендә 60 мең сумлык бүлекләргә хакны бер ел эчендә кисәк арттырып, әйтик, 80-100 мең ясап куйсалар, бик шикле күренеш булыр иде шул. Бу бер-ике елда алай ук күтәрмәсләр күтәрүен, менә бюджет урыннарын акрынлап кысрыклап чыгарырга мөмкиннәр. Елдан-ел шуңа таба барабыз бит. Министр Ливановның ук теләге булгач, туктата торган процесс түгел инде бу.
Бүген уку йортлары абитуриентларны нигездә БДИ балларына карап кабул итә. Быел бу боз бераз чатнап китте: мәгариф һәм фән министры вузга кабул итү тәртибен үзгәртү тәкъдимен бар яклап та уйлап караячагын белдерде. Монда өч вариант булырга мөмкин. Беренчесе – укырга кергәндә БДИ баллары белән аттестат билгеләренең уртачасы исәпкә алына. Икенчесе – БДИ төп күрсәткеч булып кала. Өченчесе – дәүләт имтиханы икенче планга кала, төп рольне аттестаттагы билгеләр уйный. Соңгысының шанслары бик аз, билгеле. Кабул итү барышына үзгәреш кертелә калса, ул сентябрьдә игълан ителергә тиеш – министр шул вакытка кадәр уйлаячак. Хәер, быелгы абитуриентларга ул турыда уйлап, башларын катырмасалар да була.
- Россия вузларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланып китте. Ул 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә кабул итү сынаулары билгеләнгән белгечлекләргә документларны 5 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Бу журналист, актер яки архитектор кебек иҗади һөнәрне сайлаучыларга кагыла. Профиль буенча өстәмә кабул итү имтиханы уздырыла торган вузларга гаризаны 10 июльгә кадәр тапшырырга була. Болар – МГУ, СПбГУ һәм тагын берничә данлыклы югары уку йорты. 30 июльдә барлык вузлар да үз сайтларында укырга алырга тәкъдим ителгәннәр исемлеген эләргә тиеш. 4 августка кадәр абитуриентларга, бер югары уку йортын сайлап, документларының төп нөсхәләрен илтеп бирергә кирәк. Кабул итү кампаниясенең икенче этабы 5 августта башлана. Буш урыннар калган булса, тиешледән азрак балл җыючы студентларга да бәхет елмаерга мөмкин. «Икенче дулкын» документларның төп нөсхәсен 9 августка кадәр тапшырып бетерергә тиеш.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз