Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Кайда ничә көндәш
2013 елның 2 июле, сишәмбе
Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча тапшыру мөмкинлегенә ия. Вузларда бәйгеләр ничегрәк бара икән?
Казан (Идел буе) федераль университетына кабул ителгән гаризаларның саны 11 меңгә якын инде. Монда, филиалларны исәпкә алмаганда, бюджет урыннары 3449ны тәшкил итә. КФУның Чаллыдагы институтында – 630, Албугада – 884, Яшел Үзән филиалында – 36, Чистайда 45 кеше бушлай укый ала. Иң югары бәйгеләр нефть-газ, дәвалау эше, туризм, геология, нанотехнология һәм микросистемалы техника, журналистика, Көнчыгыш гыйлеме һәм африканистика, икътисад, юрист, музеология һәм мәдәни мирас объектларын саклау юнәлешләрендә күзәтелә. Әйтик, нефть-газ эшендә бер урынга – 28 көндәш.
Дәвалау эше белгечлегенә бирелгән 10 бюджет урынын 174 кеше дәгъваласа, медицина биохимиясенә каралган шулкадәр үк урынны 99 егет-кыз бүлешә. КФУ табиблар әзерләүгә быел гына керешсә дә, әлеге белгечлекне үзләштерергә теләүчеләр күп. Юриспруденциянең көндезге бакалавриат юнәлешенә 480 кеше гариза биргән. Анда урыннар саны – 83. Документларның төп нөсхәсе иң күп кабул ителгән белгечлек тә шул. Моннан яшьләр тегендә-монда сикереп йөрмичә, юрист булырга төптән уйлаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Татар филологиясен сайлаучылар күпме? Филологиянең татар теле һәм әдәбият, этнодизайн белгечле¬генә 12 урынга – 14, татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр буенча 12 урынга – 17, татар теле, чит телләрне өйрәтүче педагог булырга 20 урынга – 31, ә татар теле һәм әдәбият укытучысы өчен 20 урынга – 9, татар теле һәм әдәбият, кытай теле белгечлегенә 15 урынга 15 кеше гариза тапшырган. Болар – бакалавриат юнәлешләре. Татар теленә заманча технология нигезендә өйрәтү дигән магистратура юнәлешенә 6 урынга шуның кадәр үк гариза кергән. Абитуриентлар университетның сайты аша кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Шулай ук “кайнар элемтә” дә эшли. Эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр 8 (843) 221-33-33 бердәм номерына шалтыратырга була.
29 июньгә алынган мәгълүматлар буенча Казан дәүләт медицина университетында дәвалау эшенә (бюджет урыны –185) – 365, педиатрия (50) – 266, стоматология (15) – 90, фармация (47) – 129, биотехнология юнәлешенә (30) 61 гариза кабул ителгән. Казан ил-күләм тикшеренүләр техник университетта (КАИ) 1063 бюджет урынына 28 июньгә 1207 гариза тапшырылган. Шулай итеп, университет буенча бәйгедә 1 урынга 1,14 кеше туры килә. Абитуриентлар наноинженерия, җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы, гамәли информатика, телекоммуникацияләр системасын кур¬кынычсызлыгын тәэмин итү, машина төзелеше белгеч¬лекләренә өстенлек бирә.
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының (КХТИ) көндезге бү¬легенә 2067 бюджет урыны каралган. Әлегә 2731 гариза кабул ителгән. Механик, инновацияләр белән идарә итү, химия технологиясе, дизайн һәм программа инженериясе факультетларындагы белгечлекләр популяр.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз